6 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Екатеринбургта Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак «Иннопром» күргәзмәсе ачылды
Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе башланды. Ул 6 июльдән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Яңалыклар
1 августтан кемнәрнең пенсиясе артуы билгеле
1 августтан элеккеге очучыларның һәм шахтерларның пенсияләре артачак, шулай ук эшләүче пенсионерлар, тупланма пенсия алучылар һәм июльдә 80 яше тулган гражданнарның пенсиясе яңадан исәпләнәчәк, дип белдерде Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары, депутат Каплан Панеш NEWS.ru сайтына. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Мәгариф министрлыгы укытучыларның махсус статусын ныгытучы указ кабул итүне көтә
Россия Мәгариф министрлыгы якын арада педагогларның махсус статусын һәм иҗтимагый әһәмиятен ныгытучы указ имзаланыр, дип өметләнә. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов Төньяк-Сахалинда «Россия – Моя история» паркы мәйданчыгында Сахалин өлкәсе укытучылары белән очрашу вакытында белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Путин балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары бирү турында закон имзалады
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерү мөмкинлеген бирү турында закон имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән боз, яшенле яңгыр явуы һәм җилнең тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.